19 август көнне Олы Кибәхуҗа авылында яңа спорт мәйданчыгын ачу тантанасы узды. Авыл халкының куанычын муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка мәртәбәле кунаклар уртаклашты. Авылыбыз узешчәннәре тантанага җыелган тамашачыларга үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.