21 август "Дәүләт (муниципаль) хезмәтендә явыз ният белән куллануны кисәтү буенча Коррупциягә каршы закон таләпләрен үтәүнең йогынтысы" темасына семинар булып узды. Сәламләү сүзе белән Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов чыгыш ясады. Семинарны Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эксперты Лихачев Юрий Леонидович үткәрде. Семинарда муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфа биләүче затлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары, район учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре катнашты.