Россиядә 21 август көнне билгеләп үтелүче офицер көне шактый "яшь" бәйрәм булып тора. Эшче һөнәрләр елы уңаеннан 21 август көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә, китапханәче Газизова Р.Ш. А.Митяевның "Почему армия всем родная" исемле китабына күзәтү ясап офицерлар көнен билгеләп үтте.
Офицер һөнәре-ул педагогик һөнәр. Ел саен хәрби хезмәт өчен бүлекчәләргә 18 яшьлек малайлар килә. Аларны хәрби белгечлеккә өйрәтергә һәм аларга тиешле психологик сыйфатлар тәрбияләргә кирәк. Бу бурычны офицер башкара. Ул-педагог, ул-тәрбияче. Хезмәт җиңел түгел, әмма рәхмәтле.
Хәзерге вакытта офицер исеме дәүләтнең көч структураларында хезмәт итүче, махсус белемле, билгеле бер казанышларга ирешкән һәм офицер исемен алган вакытта билгеләнә торган команда вазыйфаларына туры китереп вазыйфа йөкләмәләрен үтәргә сәләтле вазыйфаи затка бирелә.