Җәй көнне җәяү йөрү балалар өчен бик яхшы вакыт, саф һавада күңел ачу ул әле искиткеч сәламәтләндерү ысулы булып тора. Сәяхәт вакытында балалар күтәренке күңел һәм яхшы кәеф алалар. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм урта төркем балалары (тәрбиячеләре Мухаметзянова А.А., Хафизова А. Р.) һәрвакыт рәхәтләнеп экскурсияләргә йөриләр. Бүген менә дигән кояшлы көндә балалар Теләче Үзәк паркына экскурсиягә бардылар. Паркта тәрбияләнүчеләр парк территориясендә урнашкан балалар мәйданчыгында уйный алдылар. Алар кечкенә махсус балалар өчен таудан шудылар, карусельләр белән әйләнделәр. Бу көнне йөрү бик кызыклы, күңелле, эмоциональ, ә иң мөһиме-бик актив килеп чыкты.