22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Главный символ России – глазами детей” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде. Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.