Россия флагы көне.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

22 август - Россия флагы көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Алан авылы китапханәсендә “Дәүләт символлары“ дигән информацион сәгать үтте һәм тематик китап күргәзмәсе буенча блиц-сораштыру  оештырылды. Төрле яшьтәге китап укучылар үзләренең белемнәрен тикшереп карады, күбесе куелган сорауларга дөрес җавап та бирделәр. Мондый чаралар китап укучыларда туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләргә һәм аның мәдәни мирасының кабатланмас байлыкларын танып-белергә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International