24 август көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды.

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

24 август көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында Республика көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы уздырылды. Анда балалар китапханәсе хезмәткәрләре, китап укучылар арасында, «Край родной – навек любимый» исемле рәсем бәйгесе оештырды. Бәйге балаларны халкыбызның рухи мирасын туплауга, Татарстан Республикасының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә тирәнтен кызыксыну формалаштыруга, гореф-гадәтләргә һәм мәдәнияткә ихтирам тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Бәйгедә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук «Китап – якын дус» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмә белән 50 гә якын кеше танышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International