23 август көнне Теләче балалар китапханәсе ТАССР ның 100 еллыгына багышланган «Край родной - навек любимый» дип исемләнгән китап һәм журналлар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы, аның бер гасырлык социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни үсеше белән танышырга мөмкин иде