Беренче ата-аналар җыелышы "Беренче тапкыр балалар бакчасына"

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

Узган атнада Теләче 2нче балалар бакчасының  2 нче нәниләр төркемендә  беренче ата- аналар җыелышы булып үтте. Беренче көн тәртибе буенча тәрбияче Закирова А.Х. , ата-аналарны бер-берсе белән якыннан танышу максатыннан, “Серле йомгак” уенын уздырды. Ата-аналар бер-берсе белән якынрак танышканнан соң,  ел дәвамында төрле чараларны оештыруда  булышлык күрсәтү өчен, ата-аналар комитетын  сайладылар. Җыелыш барышында Закирова А.Х. ата - аналарга  нәниләрнең адаптация чорларын җиңеләйтү буенча киңәшләр бирде һәм  2019-2020нче уку елына  белем һәм тәрбия эшенә куелган максатлар, шөгыльләр челтәре, көндәлек режим белән таныштырды. Шулай ук җыелышта балалар бакчасы мөдире Хасаншина Ф. Ф. катнашты, ул ата-аналарга бакча тормышы, түләүләр, субсидияләр алу тәртибе белән таныштырды һәм ата-аналарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бакча мөдире ата-аналарны балалар бакчасы тормышында актив катнашырга өндәде һәм килеп туган авырлыкларны һәрвакыт бергәләшеп  чишеп булуы  турында әйтеп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International