Ямбулат авылы китапханәсендә Россиянең дәүләт флагы көненә багышланган "Батырлык һәм халык горурлыгы символы" дип исемләнгән аң - белем сәгате үткәрелде. Балаларга Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килү тарихы һәм раслануы турында сөйләнелде. Алар һәр илдә символның өч бердәмлеге - герб, флаг, гимн барлыгы турында белделәр. Чара дәүләтнең символлары турында шигырь уку белән тәмамланды.