Каһарманлык, туган иленә, ватанына, милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә. Татар кешесе яшәү белән үлем арасында калганда да, икеләнеп, югалып калмый, үз җанын фида кылу бәрабәренә кешелекне таң калдырырлык хәлиткеч адымнар ясый, йөрәкләрне тетрәндерерлек батырлыклар ясый. Фашист тылында милләттәшләрен бер йодрыкка туплап, немецларга каршы яшерен оешма төзегән, моның өчен үлемгә хөкем ителеп, гильотинадан үткәнче ялкынлы шигырьләр язган Муса Җәлилне телгә алу да җитә.