25 август көнне Шәтке авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Челтер-челтер чишмәбез" дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Әлеге кичә "Шәткә бабай" чишмәсендә үтте. Катнашучылар чишмәләр турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Табигатьтә үткән кичә бик күңелле булды.