2019 елның 25 август көнендә Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Осина Елена Ильиничнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Елена апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Әбде авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.