28 август көнне «Тюлячинка» ял паркында «Курск – хәрби дан шәһәре» дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрелде.

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

28 август көнне «Тюлячинка» ял паркында, Теләче җирлекара һәм район балалар китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Курск – хәрби дан шәһәре» дип исемләнгән танып - белү сәгате үткәрелде. Әлеге чара ярдәмендә Курскны яулап алу һәм оккупацияләү белән бәйле хәрби вакыйгалар хронологиясе яңадан торгызылды, шәһәрдәге истәлекле урыннар белән таныштырылды, балаларда патриотик хисләр һәм гражданлык позициясе тәрбияләнде. Соңыннан балаларга «Курская битва 1943 года» буклетлары таратылды. Шулай ук, китап укучылар «Яңа китап – яңа дус» китап күргәзмәсе белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International