29 август көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән «Тюлячинка» ял паркында «Муса Җәлил - сүнмәс йолдыз!» дип исемләнгән кычкырып уку сәгате үткәрде. Исеме бөтен дөньяга билгеле булган бөек татар шагыйренең иҗаты вакытлар узса да укучыларның игътибарын җәлеп итүдән туктамый. Әлеге кычкырып укулар китап укучыларның Муса Җәлил әсәрләре белән кечкенәдән үк таныш икәнен раслады. Мондый чаралар патриотизм һәм батырлык үрнәге булып тора.