Урта Мишә авыл китапханәсендә әдәби мәйдан үткәрдек.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

30 август - Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә әдәби мәйдан үткәрдек. Әдәби мәйданның максаты: Татарстанның дәүләт символлары белән таныштыру, туган ягыбызның табигате, танылган кешеләре турында сөйләшү, туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт, аның белән горурлану хисе тәрбияләү. “Тирән тарихлы Татарстан” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Республика көненә багышлап әзерләнгән викторина уйнатылды, шигырьләр укылды, төрле уеннар уйнатылды. Әдәбият сөюче китап укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International