Белем бәйрәме

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган  Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә, укытучылар да. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрикләргә Баландыш төп мәктәбенә мәртәбәле кунаклар килде. Теләче муниципаль  районы башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Яруллин Р.Н., Баландыш авылы җирле үзидарә башлыгы Мухаметшин Р.Ш. , “Баландыш” кооператив җитәкчесе Низамов М.Х. лар укучыларга җылы теләкләр, зур бүләкләр тапшырдылар.  Быел 1 нче сыйныфка  5 укучы  керде.  Ак  юллар Сезгә , укучылар! Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International