Олы Нырсы урта мәктәбендә тантаналы линейка узды.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Көзнең беренче көне  астра һәм хризантема, гладиолус һәм георгин  чәчәкләренең чуарлыгы, нәзакәтле булуы белән таң калдыра. Кая карама, ак бантлар һәм зиннәтле чәчәк бәйләмнәре  тоткан укучылар, аларнын йөзләрдә елмаю һәм күзләрендәге дулкынлану хислэр. Чөнки бүген чын бәйрәм – Белем көне. Бу көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә тантаналы линейка узды. Анда укучылар, аларның әти-әниләре, укытучылар, ветеран укытучылар һәм чакырылган кунаклар: Мөбинов И.В. - Теләче муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе, «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры урынбасары Мифтахов Р. В., авыл советы рәисе Гыйниев Р. Г. Укучылар укытучыларга җырлар, шигырьләр, биюләр багышлады һәм  чәчәкләр бүләк иттеләр. Беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау яңгырады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International