2 сентябрь – Белем бәйрәме Теләче урта гомумбелем мәктәбендә тантаналы линейка белән башланып китте. Бәйрәмгә укучылар, укытучылар, әти-әниләр, бик күп кунаклар килгән иде. Укучыларны һәм укытучыларны, әти-әниләрне бәйрәм белән Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе И.Х. Хамидуллин, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары А.А. Нурмухаметов , Теләче муниципаль районы мәгариф булеге җитәкчесе Н.В. Карпова, Теләче авыл советы җитәкчесе И.Р. Мараков, һәм мәктәп директоры А. Ф. Хафизов котладылар.
Бәйрәм Тынычлык дәресләре белән дәвам итте. Хәерле юл сезгә, кадерле балалар!