Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең педагогик коллективы һә укучылары өчен быелгы яңа 2019-2020 нче уку елы яңартылган бинада башланып китте. Бу мөһим вакыйга уңаеннан укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне депутатыбыз Садриев Камиль Гайнетдинович, Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна һәм башка кунаклар тәбрикләде.