Россия Хәрби дан көнендә һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне. Әбде авыл китапханәсендә Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 74 ел тулу уңаеннан, балаларга бу дәһшәтле сугышның кайбер эпизодлары һәм тарихи фактлары турында сөйләнде. Икенче бөтендөнья сугышы Ерак Көнчыгышта, Японияне җиңгән вакытта тәмамлана. Совет гаскәрләренең каты сугышлары нәтиҗәсендә 3 миллион Квантун армиясе 24 көн эчендә җимерелә. Шулай ук 1945 елның 6 августындагы вакыйгаларны искә төшерделәр – Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләрен бомбардировкалау, без аны беркайчан да онытмаска тиеш.