Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә балаларның иминлеген арттыру, җәйге каникуллардан соң юлларда һәм транспортта куркынычсызлык күнекмәләре булдыру, шулай ук куркыныч һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда адекват гамәлләр кылу максатыннан " Балалар куркынычсызлыгы айлыгы» үткәрелә. Шул уңайдан, 4 сентябрь көнне һәр сыйныфта юл йөрү кагыйдәләренә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар төп юл билгеләрен һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Башлангыч сыйныфларда чаралар уен формасында узды.