Республикада милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау максатында 3-30 сентябрьдә “Экстремизмга – юк дибез!” дип аталган махсус айлык бара. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Безгә тынычлык кирәк” исемле күргәзмә булдырылды. Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Озак вакытлы яллар, массакүләм чаралар вакытында террористик актлар эшләнү куркынычы арта.