"Игътибар балалар" акциясе кысаларында Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы педагоглары барлык төркемнәрдә балалар һәм ата-аналар өчен юл травматизмын кисәтү буенча куркынычсызлык почмакларын матур итеп бизәделәр, дидактик һәм өстәл-басма уеннар, урам макетларын яңарттылар. Юл хәрәкәте кагыйдәләре почмакларының һәр төркемендә балаларның яшь үзенчәлекләренә һәм программа таләпләренә туры килә.