Июль азагында, август башынада район хакимияте тарафыннан урып-җыю эшләре вакытында нәтиҗәле һәм сыйфатлы хезмәт куйган комбайнчыларга акчалата премия бирү турында Нигезләмә эшләнгән иде.
4 сентябрь көнне бертөркем комбайнчыларга әлеге акчалата премияләрнең сертификатлары тапшырылды. Аны ияләренә муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов белән район авыл хҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдиов тапшырды. Мәсәлән, әлегедәй кызыксындыру чарасына җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә АКРОС - 530 комбайны белән игеннәр суктыруда эшләүче Ренат Гатауллин, Илһам Мөҗипов һәм Ренат Гарипов лаек булды. Фоторәсемнәрдә сез әлеге тантаналы мизгелләрне күрәсез. Бу вакытта комбайнчылар 90 гектар мәйданда игелгән сабан бодаен суктыралар иде. Контроль суктырып карау вакытында әлеге басу бер гектарга 35 центнер иген уңышы биргән.