«Игътибар-балалар!» акция кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактика һәм тәрбияләнүчеләрне юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән чаралар уздырылды. Урта һәм әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Һадиева Ф.Г., Мөхәммәтҗанова А. А.) «Маша һәм Аю юл хәрәкәте кагыйдәләре белән танышалар» дигән күңел ачу үткәрделәр, «Юл билгеләре», «Юл», «Транспорт»дидактик уеннары уйнадылар.