«Яхшылык җирдә ятмый » дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Бүгенге сыйныф сәгатенең төп максаты укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү, баланың күңелендә яхшылык тойгысы тудыру иде. Яхшы булу, игелекле булу, мөгаен, бик җиңел дә түгелдер. Бу сыйфатлар баланың күңелдә балачактан ук тәрбияләнсә, ул киләчәктә тик яхшылыкка омтылып, яхшылыкка таянып, яхшылык белән генә кулланып яшәргә омтылыр.