Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп һәм ата-аналар арасында даими хезмәттәшлек алып барыла.

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә мәктәп һәм ата-аналар арасында даими хезмәттәшлек алып барыла. 6 нчы сентябрь көнне ата-аналар җыелышы үтте. Әти- әниләрне ГИА үткәрү тәртибе, 2019/2020 нче уку елына куелган максат һәм бурычлар белән таныштырдык. Җыелышта балаларны кайнар аш белән тәэмин итү, укучыларның иминлеген саклау мәсьәләләре дә каралды. Мәктәпнең эш режимы, дәрестән тыш эшчәнлек, түгәрәкләр турында да мәгълүмат бирелде.  Мәктәптә эшләп килүче ата-аналар комитеты эшчәнлегенә анализ ясалды, комитет членнары расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International