Мәктәпкә экскурсия

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

10нчы сентябрь көнне Теләче 2нче  балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре белән берлектә мәктәптә экскурсиядә булып кайттылар. Аларны мәктәптә педагог-оештыручы Җиханшина А.Н. каршы алды һәм экскурсия үткәрде. Балалар мәктәптә үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып, үзләрен булачак укучылар итеп тә хис итә алдылар.  Балалар экскурсиядән үзләре өчен мәктәп турында бик күп яңалык алып, тизрәк укырга бару теләге белән янып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International