Безнең Баландыш төп мәктәбендә “ Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында, 7 сентябрь көнне ярминкә үткәрелде. Ярминкәдә сату өчен мәктәбебез укучылары өйләреннән төрле әйберләр алып килделәр. Монда бәйләнгән, кулдан ясалган әйберләр дә, варенье да, маринадланган гомбә дә, каймак та, амыр ризыклары да бар иде. Авыл халкы бу ярминкәдән кәнәгать калды. Анда җыелган акча мохтаҗларга ярдәм буларак тотылачак.