2 нче сентябрь кичендә Баландыш мәдәният йортында район җитәкчеләре, авыл җирлеге һәм авыл халкы катнашында җыелыш, утырыш-киңәшмә булып узды. Утырышта 2019 нчы елның 8 аенда үзара салым буенча Баландыш җирлегендә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, эшләнәсе эшләргә планнар һәм тәкъдимнәр кертелде.