9 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә Халыкара грамоталылыкны тарату көне уңаеннан «Умные книги» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

9 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә Халыкара грамоталылыкны тарату көне уңаеннан «Умные книги» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. 8 сентябрь көнне бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелде. 1966 елда ЮНЕСКО инициативасы буенча беренче тапкыр килеп кергән әлеге бәйрәм кешелекнең игътибарын грамоталылыкка юнәлтер өчен эшләнгән. Күргәзмәдә рус теле һәм сөйләм культурасы буенча уку әсбаплары, рус теленең аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләре, татарча – русча тематик сүзлекләр һәм рус теле буенча белешмәлекләр тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International