5 сентябрьдан Республикабызда «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды.

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

5 сентябрьдан Республикабызда «Көзге яхшылык атнасы - изге эшләр эстафетасы» старт алды. Әлеге акция кысаларында Субаш авылы китапханәсе дә күп кенә чаралар уздырды. 
 7 сентябрь көнне китапханәдә  Игелекле эшнең иртәсе - киче юк” исемле күргәзмә ясап куелды. 10 сентябрь көнне "Тәмле сүз җан азыгы" көне булды, шул уңайдан инвалид бала Шапиев Арсенийда кунакта булдык, хәлләрен сорашып, күчтәнәчләр бирелде.  Бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы булып, ярдәм итеп, игелеклелек орлыклары чәчеп калырга тырышыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International