5 сентябрьдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе үткәрелә. Әлеге акция уңаеннан, Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Ветераннар янәшәдә яши" акциясенә кушылып, иң актив китап укучы өлкәннәрнең өйләренә бардылар. “Игелекле Җир” акциясенә кушылып елга буйларын чүп – чардан арындыруда катнаштылар.