#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Үзәк авыл китапханәсе «Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр» эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылды һәм төрле чаралар үткәрде. 11 сентябрь көнне укучылар өчен Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Йөрәккә ачкыч – игелеклелек» дигән шәфкатьлелек дәресе үткәрде. Укучылар шулай ук шәфкатьлелек, игелеклелек, рәхмәтлелек төшенчәләре белән таныштылар. Алар бу сүзләрнең әһәмиятен ничек аңлаулары турында сөйләделәр. Дәрес Л.Толстойның «Яхшылыкка ышану өчен аны эшли башларга кирәк» дигән сүзләре белән дәвам итте. Бу дөньяда бик күп кешеләр  даими рәвештә безнең ярдәмгә мохтаҗ булуы турында әңгәмә кордылар,  кулдан килгәнчә ярдәм итә алырлык өлкән кешеләр, инвалидлар турында сөйләштеләр. Ахырда нәтиҗә ясадылар:  нәрсә дә булса башкаларга бүләк итеп, без бүләк көтәргә тиеш түгел дип нәтиҗә ясадылар. Чара М. Твен сүзләре белән тәмамланды: "Игелек-ул сукыр күрә һәм ишетә ала торган нәрсә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International