"Ветераннар янәшәдә яши» - көзге изгелек атнасы кысаларында Айдар авылы китапханәчесе инвалид китап укучыларга, тыл ветераннарының өйләренә барып, алар белән китапларга, газеталарга күзәтү үткәрде. Мондый очрашулар халыкны укуга җәлеп итү, мәгълүмати ярдәм күрсәтү, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләрне күрү һәм алар белән аралашу өчен дә үткәрелә.