11нче сентябрь көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар “Туган Авыл” кунакханә-кафе комплексында урнашкан “Аккош күлендә” экскурсиядә булып кайттылар. Анда балаларны комплексның хуҗасы Шафиков Р.З. каршы алыды һәм аларны музей һәм кечкенә зоопарк белән белән таныштырды. Балалар бигрәк тә зур кызыксыну белән зоопарктагы хайваннарны күзәтттеләр. Музейда малайлар борынгы кылычларны тотып һәм борынгы телефоннан сөйләшеп карадылар. Кызлар калфаклар, күлмәкләр тирәсендә бөтерелделәр. Балалар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.