Татарстан Республикасы Арча районында “Ат көне”нә багышланган ат спорты ярышлары узачак

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

4 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. Чараны  тантаналы  ачу   11.00 сәгатьтә була.   

 Ат чабышлары   40, 80 һәм 120 километр  дистанцияләрдә була,    приз фонды - 200 мең  сумнан 300 мең  сумга  кадәр.   Чара  кысаларында  зурлар  һәм яшүсмерләр  өчен төбәк  һәм халыкара  ярышлар,  җирле  токымнан  булган  “Авыл егетләре” атлары  өчен  чабышлар, “Аударыш” атларында  көрәш  буенча  конкурс, атларны  җигү тизлегенә, иң матур бизәлгән  йөк арбасына   конкурслар   һәм башкалар планлаштырыла. Бәйрәмнең  төп  бизәге,  гадәттәгечә,  татар атларының  чабышы  булачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International