"Спортлы Татарстан" "Көзге изгелек атнасы" кысаларында Айдар авыл китапханәсе китапханәчесе "Минем сәламәтлегем" дигән темага башлангыч сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Анда актив тормыш рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, чыныгу, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, туганнарыңа, дусларыңа һәм тирә-юньдәгеләргә карата әдәпле булу турында сөйләштеләр. Шулай ук китапханәче балаларга спорт, сәламәтлек темасына кагылышлы китаплар укырга да тәкъдим итте.