Шармаш авылы китапханәчесе булачак чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясендә катнашып, Шармаш авылы китапханәчесе булачак чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты.   2019 ел-Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Чыгарылыш сыйныф укучыларының булачак һөнәрен ачыклау максатыннан бездә очрашу булды.  Шармыш мәктәбенең 9 сыйныф укучылары белән әңгәмә вакытында без чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәр сайлаганда иң еш очрый торган хаталарны ачыкладык. Аннан соң сәбәп табарга тырыштылар һәм үз тормышларында аларны ничек булдырмаска киңәшләр бирделәр. Саубуллашканда аларга һөнәр сайлауда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International