Олы Мәтәскә авылы китапханәсенә укучы балалар бик теләп йөриләр. Даими китаплар алып торалар, мәдәни чараларда актив катнашалар. 12 сентябрь көнне укучылар һәйкәл янында чәчәк түтәлләрен чүп үләннәреннән чистарттылар. Бу чара аларда бер яктан хезмәткә уңай караш тудырса, икенче яктан экологик тәрбия чарасы булып санала.