«Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы»акциясе кысаларында Шәтке авылы китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә өлкәннәргә, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү максатыннан, әңгәмә, китап күргәзмәләре оештырдылар. ... Акция кысаларында, «Өйгә игелек алып кил» девизы астында, алар төрле сәбәпләр аркасында китапханәгә һәм мәдәният йортына килә алмый торган өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар. Мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераны Хәкимова Вәзыйха апада кунакта булдылар, аңа газеталардан яңа хәбәрләр укыдылар, юбилее белән котладылар.