11 сентябрь көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары, тәрбиячеләре белән бергәлектә, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балалар анда үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис итә алдылар. Шулай ук балалар китапханәдә булып, андагы китапларның күплегенә шаккаттылар. Балалар экскурсиядән үзләре өчен бик күп яңалык аладылар һәм тизрәк мәктәпкә барасы килү теләге белән янып кайттылар.