10 сентябрь көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Терроризмга һәм экстремизмга каршы мәгълүмати чаралар планы нигезендә «Террорсыз дөнья өчен»балалар рәсеме конкурсы үткәрелде. Конкурста һәр катнашучы үз рәсемнәрендә дөньяны гәүдәләндергәнне күрсәтергә тырышты. Балалар дөньяда тынычлык өчен көрәшкә үзләренең кечкенә өлешен керттеләр һәм булган белемнәрен сынлы сәнгать аша белдерделәр.Рәсем конкурсы балаларның иҗатын һәм сәнгати карашын үстерүгә, укучыларның рухи һәм әхлакый юнәлешләрен формалаштыруга ярдәм итте.