Прокурор ярдәмчесе белән очрашу

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

13 сентябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә югары сыйныф укучылары Теләче районы прокуроры ярдәмчесе Ибрагимов Р.Р., балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе инспекторы Шалахметов Р.Н., район мәгариф бүлеге психологы Хазипова С.Н. белән очраштылар. Прокурор ярдәмчесе балаларга хокук һәм бурычларын аңлатты, административ хокук бозулар һәм җаваплылык буенча мәгълүмат бирде. Очрашу бик файдалы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International