Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Иске Зөри авылында яшәүче Гильнутдиновлар гаиләсендә һәм Шакурова Миляүшәнең өйләрендә булып кайттылар.

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

«Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» ирекле акциясе атналыгы кысаларында Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре Иске Зөри авылында яшәүче Гильнутдиновлар гаиләсендә һәм Шакурова Миляүшәнең  өйләрендә булып кайттылар. Алар мөмкинлекләре чикле сәбәпләр аркасында китапханәгә килә алмаган китап укучылар. Китапханә хезмәткәрләре аларны вакытлы матбугат, яңа китаплар белән таныштырдылар һәм китаплар, күчтәнәчләр бүләк иттеләр. Мондый очрашулар халыкны укуга җәлеп итү, социаль-мәгълүмати ярдәм күрсәтү, аралашу һәм ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә бару максатыннан даими үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International