"Игътибар, балалар!"

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Хәзерге шау-шулы заманда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле кече яшьтәге балалар белән күңелсез хәлләр килеп чыга. Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен безнең Шәтке балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Балалар белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр, уеннар үткәрелә. Әлеге чараның максаты: балаларны юл йөрү кагйдәләренә буйсынырга, үтәргә кирәклеген, юл билгеләрен аера белүне, урамда бер-берсенә карата игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле булуларын тәрбияләү. "Игътибар, балалар!" акциясендә үткәрелгән чара балалар өчен кирәкле һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International