2019 елның 15 сентябрендә Байлар Сабасында «Татарстанның бадминтон өметләре»3 яшүсмерләр турнирының зона этабы узды. Турнирда Саба, Кукмара, Әтнә һәм Теләче районнарыннан 57 яшь бадминтончы катнашты. Безнең районның җыелма командасы данын 9 укучы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар:
2 урын – Тимербаев Раил (җитәкчесе Җаббаров А. Ф.)
3 урын – Җаббарова Фәридә (җитәкчесе Җаббаров А. Ф.)
3 урын-Дәүләтшин Фидаил (җитәкчесе Нәҗметдинов А. Т.)