16 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Татарстан варислары берлегенә багышланган слет узды. Әлеге чарада һәр мәктәптән килгән лидерлар катнашты. Слет эшлекле уен форматында узды. Командалар үзара тапкырлыкта, спорт, иҗади осталык буенча көч сынашты. Слетта катнашучы һәр бала үзен командада эшли белүен кабат раслады. Теләче урта мәктәбеннән килгән укучылар да слетта актив катнашты. Соңыннан балалар учакта пешкән ботка белән сыйланды.