12 сентябрь көнне Баландыш топ мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары Теләче районы прокурор ярдәчесе Ибрагимов Р.Р, балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Шалахметов Р.Н һәм мәгариф бүлеге психологы Хазипова С.Н. белән очрашты. Алар укучыларны прокуратура эшчәнлеге белән таныштырды, укучыларга җинаятне булдырмау профилактик чараларын аңлатты. Соңыннан укучыларның күп төрле сорауларына җавап бирделәр. Очрашу эшлекле узды.